Узган атнада Чистай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «ООО Виззар Ком» предприятиесенә «Әгәр сез эштән чыгару куркынычы астына эләккәнсез,...» консультациясен үткәрү өчен эш сәфәре оештырылды. Очрашуда предприятиянең 35эшчеләре катнашты.
Чара кысаларында юридик мәсьәләләр буенча белгеч Оксана Данилова законнар нормасы турында аңлатты.
Эшкә урнаштыру һәм махсус программалар бүлеге начальнигы Светлана Бильдякова тәэмин итү үзәгендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү, килешле эш эзләү, психологик ярдәм күрсәтү, социаль адаптация һәм профессиональ өйрәтү турында предприятие эшчеләренә хәбәр итте.
Чарада катнашучылар шулай ук «Россиядә эш» порталы мөмкинлекләре турында, аның һәркем өчен мөмкин булуын һәм куллануда җиңеллеге хакында мәгълүмат алды.