2019нчы елның 22нче гыйнварында Чистай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Чистай балалар йортында яшәүче балалар белән чираттагы һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрде. Очрашу барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты тарафыннан Чистай муниципаль районының хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр, мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында тулырак мәгълүмат бирелде.
Шулай ук балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән профориентацион тесты һәм видеороликлар карау үткәрелде. Барлык катнашучыларга мәгълүмати брошюралар һәм буклетлар бирелде. Һөнәри юнәлеш бирүче чарада балалар йортында тәрбияләнүче 8 бала катнашты.